Хисап атнасында татарстанлыларга ике меңнән артык вакантлы эш урыны тәкъдим ителде

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

2020 елның 29 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 27 969 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 10 461 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,38 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 35 460 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 101 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,79 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 8 929 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 5 275 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 29 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International