Минзәлә комплекслы үзәге белгечләре хокукый белем бирүче дәрес үткәрделәр

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

29 нчы апрель көнне Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Наталья Кудряшова «Ничек җинаять корбаны булмаска?» дигән темага дәрес үткәрде. Чара балигъ булмаганнарның хокукый белемен, хокук аңын һәм шәхси куркынычсызлыгын үстерү буенча программаны гамәлгә ашыру кысаларында, учреждениенең Инстаграмдагы аккаунтында оештырылды.

Яшүсмерләргә теге яки бу очракта җинаять корбаны булмаска ярдәм итәчәк кагыйдәләр, рекомендацияләр тәкъдим ителде.

Дәрестә 98 кеше катнашты, алар арасында 7 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы балалар бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International