Авылда яшәүче 649 хатын-кыз бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү сорап мөрәҗәгать итте

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2018-2027 елларны Балачак унъеллыгы буларак игълан итте, аның уңаеннан яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.

Бу кереме төбәктәге яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән түбәнрәк булган гаиләдә беренче балага түләүләр, ипотека кредиты программасы, кредит буенча ставканы субсидияләү, балалар поликлиникалары төзү, белем бирү сыйфатын яхшырту.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителде. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум түләнә, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аңарга 100 мең сум акча каралган. Шулай ук 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы бала туганда билгеләнә.

Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү Республика матди ярдәм үзәгенә, бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать иткән очракта гына күчерелә.

Татарстанда беренче бала тапкан 542 яшь ана һәм өченче баласы туган 107 хатын-кыз 2020 елның 24 апреленә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International