Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге кече вакансияләр ярминкәсе оештырды

2020 елның 7 августы, җомга

Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәге 6 август көнне барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе оештырды. Чарада бер эш бирүченең кадрлар хезмәте катнашты.

Кадрлар хезмәте вәкилләре ярминкәдә катнашучыларга вакансияләр, оешма эшчәнлеге, хезмәт шартлары, хезмәт хакы дәрәҗәсе, кандидатларга карата таләпләр турында сөйләделәр.

Чарада барлыгы 70 кеше булды. Эш эзләүчеләр эш бирүче белән шәхси әңгәмәләр уздылар, анкеталар тутырдылар һәм үз резюмеларын калдырдылар. Вакансияләр ярминкәсе нәтиҗәләре буенча кабат әңгәмәгә 22 кеше чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International