Халыкара светофор көне ел саен 5 августта билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар балалар өчен тематик квест оештырдылар. Уен программасы үз эченә җитезлек, тизлек, зирәклек һәм игътибарлыкка төрле биремнәр алды.
Балалар, маршрут кәгазе алгач, «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Юл математикасы», «Хәрәкәтне оештыручы» станцияләре буйлап хәрәкәт иттеләр. «Логика» станциясендә балалар ребуслар чиштеләр, ә соңыннан яраткан әкият һәм мультфильм геройларының ни рәвешле хәрәкәт иткәннәрен искә төшерделәр.
Чара ахырында барлык катнашучыларга «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Минзәлә районындагы профилактика бүлеге тарафыннан бирелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды: яктылык кайтаручы значоклар, буягычлар, уеннар.
