Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары Татарстан шәһәрләре буйлап виртуаль экскурсия ясадылар.
ТАССРның 100 еллыгы һәм Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгы кысаларында реабилитантлар виртуаль рәвештә 24 шәһәрдә булдылар. Чарада катнашучылар Татарстанның истәлекле урыннары белән сокланып кына калмадылар, архитектура һәм табигый һәйкәлләр тарихы турында да белделәр, оештыручының сорауларына җавап бирделәр.
Чарада һәрберсе тугыз кешедән торган ике төркем катнашты.