Шушы көннәрдә Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова профилактик онлайн-чара үткәрде. «Әни+сабый» клубының чираттагы дәресе үсемлекләр дөньясы белән танышуга багышланган иде.
Белгеч катнашучылар белән үсемлекләр турында әңгәмә үткәрде һәм аларның барысы да куркынычсыз түгеллеген искәртте. «Агулы җиләкләр, чәчәкләр еш кына үзенең матурлыгы һәм төс-кыяфәте белән җәлеп итә, әмма бу аларны авызга алу өчен сәбәп түгел», – дип кисәтте сабыйларны А. Хөснетдинова. Ата-аналарны ул бик игътибарлы булырга һәм урамда йөргәндә, һәрвакыт балалар артыннан күзәтергә чакырды.
Оештыручылар белән бергә катнашучылар агулы үсемлекләрне искә төшерделәр, агулы үсемлекләр белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен кабатладылар.
Танып-белү өлешеннән соң балалар «Тузганак» аппликациясен ясадылар. Ахырда социаль педагог сөйләм сулышын һәм вак моториканы үстерүгә гимнастика үткәрде.