«Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинеты эшли

2020 елның 7 августы, җомга

Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында, «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Бакчачылык» хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәрес үткәрде.

Кабинет эшенең төп максаты – үсемлекләр белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру: туфрак эшкәртү, орлыклар һәм үсентеләрне барлау, үсемлекләрне утырту һәм карау, уңыш җыю һәм саклау. Бүгенге көндә инде 27 гаилә белем алды. Алган белемнәрен һәм күнекмәләрен алар практикада куллана һәм үзләренең өлешчә эш белән тәэмин ителешен оештыра алалар, бу исә үз-үзләрен тәэмин итүгә мотивацияне арттырырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Гаиләләрне хезмәт тернәкләндерүе буенча чаралар Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү хезмәтенә керүче учреждение белгечләре тарафыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International