Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иҗади дәрес уздырдылар. «Тынычлык өчен рәхмәт!» дигән чараны педагог-психолог Алинә Сабирова оештырды.
Балалар төсле акбурлар белән асфальтта хәрби тематикага, шулай ук күптән түгел укылган китаплар мотивлары буенча рәсемнәр ясадылар. Мондый чара балаларның сәнгати күнекмәләрен һәм фантазиясен үстереп кенә калмыйча, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә дә ярдәм итә.