«Яшел Үзән шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» Дәүләт Казна Учреждениесе эш эзләүчеләрне 2020нче елның 20нче һәм 21нче августында Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы 1нче йорт адресы буенча шәһәр һәм район эш бирүчеләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара 10 сәгать 30 минутта башлана.
20нче августта әлеге чарада «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ , «ПОЗиС» АҖ, «ЗВКС»АҖ, ФКУ ИК-5, ВБ «Восток» («Wildberries») предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша.
21нче августта әлеге чарада «Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы»ДБУ, «Металл конструкцияләр заводы» ҖЧҖ, «СКАЛА» ПК ҖЧҖ, «ПФМК» ҖЧҖ, КМПО-ЗМЗ АҖ предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша.
Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: электротехник, механик җыю эшләре слесаре, насос җайланмалары машинисты, автомобиль йөртүче, слесарь ремонтчысы, ташчы, икътисадчы, официант, контролёр, МСР слесаре, баш механик, тракторчы, урман аударучы, термист, электрогазосварщик, төягеч йөртүче, цех башлыгы, участок мастеры, инженер.
Килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә уздыру, вакансияләр турында тулы мәгълүмат алу (эш графигы һәм характеры, квалификация таләпләре, хезмәт өчен түләү системасы һ.б.) һәм булган вакансияләрне алыштыру өчен үз кандидатурасын тәкъдим итү, хезмәт законнары, үз эшеңне ачу мәсьәләләре буенча консультация алу, шулай ук, һөнәри белем алу яки отпускта булган хатын-кызлар өчен дә өстәмә һөнәри белем алу шартлары буенча мәгъләмат алу мөмкинлеге булачак.
Тулырак мәгълүматны 5-54-02 телефоны буенча алырга мөмкин.