19нчы август көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы Альбина Тарынчева балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча «Әни мәхәббәте» дигән темага индивидуаль дәрес үткәрде.
Белгеч «Гномс гаиләсе» дигән эмоциональ үсеш өчен уен кулланды. Дәрес психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә, тактиль сизгерлекне үстерүгә, уңай эмоциональ кәеф булдыруга, эмоциональ яктан ныгуга, үз эмоцияңне ирекле һәм актив чагылдыруга юнәлдерелгән иде. Дәрес барышында балалар якын кешеләргә мәхәббәт күрсәтергә һәм үз әниләрен хөрмәт итәргә өйрәнделәр.
Дәрестә 2 социаль хезмәт алучы катнашты.