2020 елның 19 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 79 063 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 386 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,89 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 089 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 779 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,75 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 633 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 68 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.