Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культурасы буенча инструктор Зөһрә Закирова «Сәламәтлек синнән башлана!» дигән спорт викторинасы оештырды.
Викторинаның максаты – социаль хезмәтләрдән кулланучыларны үз сәламәтлекләренә сакчыл карарга өндәү.
Викторина башында «Анаграмма», «Мәкаль җый!», «Табышмаклар чиш!» конкурсларында катнаштылар. Үзәк карамагындагылар табышмакларга җавап бирделәр, сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук тернәкләнүчеләр «Эстафетаны тапшыр», «Кем тизрәк?», «Музыкаль пауза» кебек хәрәкәтле бәйгеләрдә дә катнаштылар.
Викторина ахырында чарада катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен сакларга һәм үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.
Викторинада алты социаль хезмәт алучы катнашты.