Чистайның «Балкыш» комплекслы үзәге белгечләре шәһәр халкына ышаныч телефоны турында хәбәр итә

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Республика реклама-мәгълүмат компаниясе кысаларында Чистайның «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Чистай шәһәрендә яшәүчеләргә ышаныч телефоны турында мәгълүмат белән буклетлар таратканнар.

Кеше тормышында ярдәмгә мохтаҗ булган хәлләр була. Кайчагында бөтенләй таныш булмаган кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә. Мондый мизгелләрдә ышаныч телефоны ярдәмгә килергә мөмкин. Ышаныч телефоны әйләнә-тирә мохиттә ярдәм таба алмаган балаларга һәм өлкәннәргә психологик ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International