Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр буенча учреждениедә ел ярым дәвамында тормышка ашырылган «Мин сөйләшәм!» проекты ахырга якынлашып килә. Проект тәмамлануга карамастан, интернат хезмәткәрләре альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр буенча чараларын куллануны дәвам итәчәк, чөнки алар аралашуны кулай һәм кызыклы итә.
Әлеге проектта катнашучы балалар һәм учреждение хезмәткәрләре бик күп яңа һәм файдалы нәрсәләр белделәр һәм үзләштерделәр. Дәресләр, уеннар – бөтен эшчәнлек төрләре хәзер альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр чараларын кулланып башкарыла. Балалар өчен бу тормышта яңа этап. Алар дөньяны рәсемнәр ярдәмендә күрергү өйрәнә, вакыт белән бергә атлый.
23 сентябрь көнне «Нәниләр» һәм «Өмет нурлары» төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр паркка һәм балалар мәйданчыгына бардылар, анда элек алган күнекмәләрне практикада кулланырга өйрәнделәр. Бу аларның беренче генә чыгуы түгел инде. Бу юлы балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр «сөйләшүче линейка» кулландылар. Мондый сәфәрләр – тәрбияләнүчеләрне социальләштерүгә менә дигән адым, чөнки балалар коммуникация күнекмәләрен үзләштереп кенә калмыйлар, үзләрен ниндидер уртак эшнең бер өлеше итеп хис итәләр.