Алабуга интернат-йортында гриппка каршы вакцинация уздырдылар

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты өлкәннәр һәм инвалидларның сәламәтлеген саклау һәм яклау өчен ел саен прививка кампаниясе үткәрә.

Бу юлы гриппка каршы вакцинацияне 130 кеше һәм 60 хезмәткәр үтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакцинация алдыннан медицина тикшерүе үткәрелә, температура үлчәнде.

Яңа коронавирус йогышы, башка салкын тию авыруларының таралуына юл куймас өчен учреждениедә көчәйтелгән медицина һәм санитар-эпидемиологик контроль кертелгән: һәр 4 сәгать саен хезмәткәрләрнең һәм яшәүчеләрнең температурасын үлчәү башкарыла, өстәмә җыештыру, биналарны һәм җайланмаларны дезинфекцияләү, гражданнарны көн саен медицина тикшерүе үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International