Татарстанның тернәкләндерү үзәкләре белгечләре һөнәри компетенцияләрен камилләштерә

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

2014-2025 елларда «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү» дәүләт программасының 2019-2020 елларда «Инвалидларның, инвалид балаларның реабилитация һәм абилитациясендә комплекслы система формалаштыру» программасын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы квалификацияне күтәрү курсы уңышлы тәмамланды.

7нче сентябрьдән 23нче сентябрьгә кадәр мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренең 14 хезмәткәре «Инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү» программасы буенча укуларда катнаштылар. Курсның максаты инвалид балаларны комплекслы реабилитацияләүнең һәм абилитацияләүнең оештыру-методик нигезләре, сәламәтлекләрендә тайпылышлары булган балалар белән нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле компетенцияләр формалаштыру иде.

Укытучылар буларак уку процессына Россия Хезмәт министрлыгының Г. А. Альбрехт ис. инвалидларны реабилитацияләүнең федераль фәнни үзәге вәкилләре һәм Казан дәүләт медицина академиясенең реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасының әйдәп баручы укытучылары җәлеп ителде. 

Уку барышында социаль реабилитацияләүнең һәм абилитацияләүнең заманча технологияләре, шулай ук инвалидлар һәм инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәкләренең нәтиҗәле эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде, инвалидларны, инвалид балаларны комплекслы реабилитацияләүне һәм абилитацияләүне үткәрүне регламентлый торган закон һәм башка норматив хокукый актлар өйрәнелде; комплекслы реабилитация һәм абилитацияне оештыруның һәм үткәрүнең методик нигезләре, халыкара функция классификациясе кулланып психологик-педагогик һәм социаль диагностика нигезләре, балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм итүнең оештыру-хокукый аспектлары һәм технологияләре каралды.

Тыңлаучылар әлеге курсның югары мәгълүмати һәм практик әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм аның ахырында квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International