«Тылсым» үзәгендә «Толерантлык – экстремизмга җавап» дигән чара узгды

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Толерантлык – экстремизмга җавап» дигән чара узган. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үткәрде.

Балигъ булмаган балалар белән толерантлык турында сөйләштеләр, барлык кешеләр дә дус һәм тату яшәргә, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнергә тиеш дигән фикер әйттеләр. Чарада катнашучылар экстремизмга толерантлык, хезмәттәшлек, дуслык, мәхәббәт, белем һәм профессионаллык каршы торырга өйрәнделәр. Балалар бик теләп тыңладылар һәм куелган сорауларга җавап бирделәр.

Чара ахырында яшь катнашучылар толерантлык агачын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International