«Веста» үзәге хезмәткәрләре өчен «Көчләүсез дөнья» методик сәгате

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

«Экстремизмга-ЮК!» айлыгы кысаларында бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Көчләүсез дөнья» дигән методик сәгать узган. социаль эш буенча белгеч Миләүшә Авзалова оештырган чарада учреждениенең 28 хезмәткәре катнашты.

Методик сәгать барышында белгеч коллегаларына экстремизмның нәрсә икәнлеген искә төшерде, әйләнә-тирәдәгеләргә, балаларына игътибарлы булырга, алар белән милләтләр арасындагы дуслык, бер-береңә толерант мөнәсәбәт, аларны экстремистик идеяләрнең тискәре йогынтысыннан кисәтергә кирәклеге турында сөйләде.

Шулай ук чарада катнашучылар социаль челтәрләрдә нинди сайтларның куркыныч булуы, аларны экстремистик группировкаларга карау-кулланмауны ничек тикшерергә мөмкин булуы турында видеофильм карадылар.

Очрашу ахырында белгеч алган белемнәрен «Веста»үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче гаиләләр белән профилактик эштә кулланырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International