Югары Ослан районында «Өмет утравы» үзәгенең мобиль бригадасы эшен дәвам итә

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Мобиль бригада ‒ ул өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эш формасы, өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга һәм районның ерак торак пунктларында яшәүче гражданнарга кичектергесез социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Мобиль бригаданың төп бурычлары: өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтүдә ярдәм итү, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга сәламәтлек торышы, аларның сәламәтлеге торышыннан, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү мөмкинлегеннән һәм конкрет тормыш ситуациясеннән чыгып, ярдәм итүнең конкрет формаларын оператив билгеләү; законнарда билгеләнгән ташламалар һәм өстенлекләр, социаль түләүләр, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр алуда ярдәм итү; психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү.; өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә, стационарда дәвалануга мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау, аларга документлар рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү; социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү.

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасы составына керүче белгечләр 2020 елның 9 аенда Югары Ослан муниципаль районының торак пунктларына 42 тапкыр чыгып, шуларның 38се 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз гражданнарны өйләренә барып йөреп чыкты. Чараларда 772 граждан катнашты. 236 өлкән яшьтәге гражданнар белән социаль әһәмиятле мәсьәләләр буенча аңлату эшләре үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International