65 яшьтән өлкәнрәк 130 граждан Кукмара районында диспансерлаштыруны узды

2020 елның 26 декабре, шимбә

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 2019 елдан башлап авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик караулар һәм скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла.

2020 ел эчендә диспансерлаштыруга 65 яшьтән өлкәнрәк 951 пенсионер килгән. Шушы көннәрдә Кукмара районының Ядегәр, Байлангар, урта Кумара авыл җирлекләрендә яшәүче пенсионерлар тикшерү узган. Декабрь аенда медучреждениеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк 130 граждан китерелгән.

Чара кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар булган авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм дәвалау һәм озак елларга сәламәтлекне саклау мөмкинлеге алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International