26 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» үзәгендә «Өй учагы җылысы» дип исемләнгән музыкаль-шигъри кичә узды.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, музыкаль сәнгатькә һәм шигъри иҗатка тарту.
Музыка кешене гомер буе озата бара. Андрей һәм Лариса Даниловларның гаилә дуэты гитарага кушылып җырлаган беренче җырыннан ук социаль хезмәтләр алучыларның йөрәген яулады. Тыңлаучылар Яңа ел алдыннан гаилә даирәсендә очрашкан кебек булды. Җырлар тамашачыларның балалар хатирәләрен уятты. Шагыйрә Роза Гобәйдуллинаның шигырьләре дә бу хисләр белән белән сугарылган. «Йорт – мәче яши торган урын» шигыре аеруча истә калды.
Чара барлык катнашучыларга да якты киләчәккә өмет, мәхәббәт һәм туган тамырлар белән үзара бәйләнеш хисе тудырды.
Чарада егерме бер кеше катнашты.