2020 елның декабрь ахырында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Sunny town» – «Кояшлы шәһәрчек» проектын тормышка ашыру тәмамланды. Проект мөмкинлекләре чикле балаларның физик үсеше һәм сәламәтлеген ныгыту өчен, аларны иртә социаль адаптацияләү һәм тернәкләндерү өчен оптималь шартлар булдыруга юнәлтелгән.
«Татнефть» Хәйрия фонды грантына 2020 елның августында «Веста» үзәге территориясендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалид балалар өчен уңайлы мохит булган заманча күп функцияле балалар спорт-уен мәйданчыгы урнаштырылды.
Проектны тормышка ашыру барышында «Веста» үзәге белгечләре «Сәламәтлек баскычы» программасы буенча хәрәкәт активлыгын, көч сыйфатларын үстерүгә, «үзенчәлекле балаларның» сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивациясен күтәрүгә юнәлдерелгән дәресләр үткәрде. Үзәк психологы актив ата-аналар позициясен формалаштыру һәм үз-үзеңне адекват бәяләү максаты белән инвалид балаларның ата-аналарына тренинглар һәм шәхси консультацияләр үткәрде. Аларның балалар белән эшләү кызыксынулары барлыкка килде, психологик-педагогик мәсьәләләрдә компетентлык артты, физкультура дәресләренә һәм спорт чараларына кызыксыну туды.