Яңа ел алдыннан һәркем үз йортын бизәргә, бәйрәм атмосферасы тудырырга тырыша. Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр бинаны матур итеп бизәргә һәм Яңа ел костюмнарын әзерләргә карар кылдылар.
Социаль хезмәт алучылар тәрбияче Рогова Галина һәм белгечләр Бочкарева Ольга һәм Мөслимова Ирина белән бергә яңа ел битлекләрен үз куллары белән ясарга булдылар.
Дәреснең бурычлары: мөстәкыйльлек, эстетик зәвык тәрбияләү, иҗади фикерләү үстерү, кәгазь һәм кайчы белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру.
Социаль хезмәт алучыларның битлекләре матур килеп чыкты. Бәйрәм бизәкләре дәрестә катнашучыларга яңа ел кәефе бүләк итте, ә битлекләр ясау процессы иҗади илһам барлыкка килүгә һәм Яңа ел могҗизасына ышануга ярдәм итте.