Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында «Дәүләт сатып алулары белән идарә итү» программасы буенча ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре өчен укулар оештырылды.
Белем бирү программасының максаты – һөнәри дәрәҗәне күтәрү, дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны урнаштыру, үтәү һәм тәэмин итү өлкәсендә тармак җитәкчеләренең һәм белгечләренең белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен камилләштерү, бюджет акчаларын һәм бюджеттан тыш финанслау чыганакларын нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә торган белемнәр үзләштерү.
Укытучылар сыйфатында уку процессына эксперт белемнәре һәм дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган белгечләр җәлеп ителде.
Программада катнашучылар тарафыннан сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында Россия Федерациясенең законнары һәм башка норматив хокукый актлары каралды, шул исәптән 2020 елдан кулланылырга тиешле сатып алуларны планлаштыру һәм нигезләү мәсьәләләре өйрәнелде, контрактларны төзү, үтәү, үзгәртү, өзү тәртибе җентекләп өйрәнелде, бердәм мәгълүмат системасында эшләү үзенчәлекләре билгеләнде, сатып алулар өлкәсендә бозуларны булдырмау буенча тәкъдимнәр алынды.
Уку тәмамлангач 89 тыңлаучыга билгеләнгән үрнәктәге квалификация турында документлар тапшырылды.