Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кышкы чорда даими рәвештә чаңгы йөрешләре оештырыла. Балалар рәхәтләнеп чаңгыда шуу стильләрен үзләштерәләр. Кайбер балалар инде чаңгы шуа белә, икенчеләре беренче тапкыр чаңгыны үзләштерде.
Барлык балалар да шунда ук чаңгыга баса алмады, әмма белгечләр Салихҗанова Гөлнара һәм Галиева Ләйсән һәр балага чаңгы йөрешенең төрле алымнарын кулланып, чаңгыда ничек дөрес йөрергә икәнлеген аңлатырга тырыштылар.
Педагоглар фикеренчә, чаңгыда йөрү күңелле спорт чарасы гына түгел, ә сәламәтләндерү чарасы да. Чаңгыда йөрү балаларның физик сәламәтлеген ныгыта, бик яхшы чыныгу чарасы булып тора һәм тизлекне, чыдамлыкны һәм координацияне үстерүгә ярдәм итә.