16 нчы апрель көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә хезмәт терапиясе буенча инструктор Хамзина Р.М. «Балчык терапиясе» технологиясе кысаларында чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс үткәрде
2021 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча координация советының чираттагы утырышы узды.
18 апрель көнне Балтач муниципаль районында Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Илһамия Зәки кызы Зәкиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында, 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атнасы үткәрелә.
14 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләрдә: социаль яклау идарәсе, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Әлмәт муниципаль районындагы Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре һәм әлеге учреждениеләргә килүчеләр эвакуацияләнде. Катнашучыларның гомуми саны 59 кеше тәшкил итте.
Хөрмәтле мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре! Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән мәшгульлек хезмәтенә нигез салынуның 30 еллыгы белән котлыйм.
2021 елның апрелендә Әлмәт районының Ап-ак, Илтән-Бута, Молодежный бистәсе, Дербедень авыллары торак пунктларына чыгу оештырылды. Халыкка электр һәм газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр һәм Үзәкнең буклетлары тапшырылды. Шулай ук коронавирус йогышын профилактикалау буенча киңәшләр бирелде.
15нче апрельдә профилактик эш кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыкны гигиена белеме бирү үзәге вәкиле белән берлектә социаль участокта – 115нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә – «Сәламәтлек – уңышка юл!» дигән интерактив чара уздырганнар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
1991 елның 19 апрелендә Россия тарихында беренче Халыкны эш белән тәэмин итү турында закон кабул ителә. 30 ел эчендә Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре ярдәме белән 2,7 миллион кеше, шул исәптән 1,6 миллион яшүсмер эшкә урнаштырылган. Мәшгульлек үзәкләре юнәлеше буенча 176,7 мең татарстанлы яңа һөнәр алган яки квалификациясен күтәргән, 51 мең эшсез кеше үз эшен ачып, 10 мең өстәмә эш урыны булдырган.