Казан яшүсмерләрен үз сәламәтлекләренә аңлы карарга өйрәтәләр

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

15нче апрельдә профилактик эш кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Халыкны гигиена белеме бирү үзәге вәкиле белән берлектә социаль участокта – 115нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә – «Сәламәтлек – уңышка юл!» дигән интерактив чара уздырганнар.

Яшүсмерләр үз сәламәтлекләренә, дөрес туклануга һәм көн режимына аңлы мөнәсәбәтнең кирәклеге турында интерактив әңгәмәдә актив катнаштылар. «Минем сәламәтлегем» интеллектуаль уены барышында сәламәтлек торышы кешенең акыл һәм физик эшчәнлеге, организмның эшкә сәләтлелеге һәм гомер озынлыгының нигезе булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.

Социаль эш буенча белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар яшүсмерләргә куркыныч авырулар турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыралар, төрле хәлләрдә хәвеф дәрәҗәсен бәяләргә һәм саклык чараларын үтәргә өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International