Хезмәткә түләү, керем һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы бурычлы предприятиеләр белән хәл турында фикер алышты

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

2021 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча координация советының чираттагы утырышы узды.

Координация советы эшендә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фондының төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы, Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре, шулай ук республика профсоюзлары һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Координация советы утырышында Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Биектау һәм Түбән Кама муниципаль районнарында урнашкан алты бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият кертемнәрен һәм салым түләүләрен түләү буенча бурычларны каплау мәсьәләсе каралды.

Утырышта барлыкка килгән бурычларны түләү буенча конкрет чаралар күрү өчен әлеге предприятиеләр җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре катнашты.

Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International