Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре!

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән мәшгульлек хезмәтенә нигез салынуның 30 еллыгы белән котлыйм.

Узган ел безнең барыбыз өчен дә аеруча катлаулы булды. Мәшгульлек үзәкләре киеренке режимда эшләде. Сезнең һәрберегезгә рәхмәтлемен. Пандемия чорында сез үзегезнең иң яхшы сыйфатларыгызны – үз территориягезнең хезмәт базарын белү, оперативлык, җаваплылык һәм ярдәмчел булуыгызны күрсәттегез. Бу киеренке эш иң катлаулы хәлдә гражданнарга булышырга ярдәм итте. Мәшгульлек үзәкләре һәрвакыт хезмәт базары белән бергә трансформация үтте. Һәм хәзер без яңа үзгәрешләр бусагасында.

Заманча мәшгульлек хезмәте гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә комплекслы якын килергә, һәркемнең тормыш хәлен исәпкә алырга тиеш. Якындагы 3 елга бурыч –эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр ихтыяҗына карап эшебезне үзгәртү.

Бергәләп бурычыбызны үти алачагыбызга һәм гражданнарга чын-чынлап кирәкле, заманча сервис тәкъдим итә алачагыбызга ышанам.

Бәйрәм белән! Уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим!

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International