Әлмәт районында социаль яклау учреждениеләре биналарыннан эвакуацияләнү үткәрелде

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

14 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләрдә: социаль яклау идарәсе, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Әлмәт муниципаль районындагы Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре һәм әлеге учреждениеләргә килүчеләр эвакуацияләнде. Катнашучыларның гомуми саны 59 кеше тәшкил итте.

Тренировка вакытында порошок һәм углекислотлы ут сүндергечләрне гамәли куллану буенча дәрес үткәрделәр. 4 учреждение хезмәткәрләре эвакуация нормативына сыештылар. Әлеге чара ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәгенең Әлмәт филиалы начальнигы Т.Н. Беляева контролендә узды.

Чараларны үткәрү максаты – бинада булган хезмәткәрләрне тиз эвакуацияләү, шулай ук беренчел янгын сүндерү чараларын дөрес куллануны күрсәтү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International