2021 елның апрелендә Әлмәт районының Ап-ак, Илтән-Бута, Молодежный бистәсе, Дербедень авыллары торак пунктларына чыгу оештырылды. Халыкка электр һәм газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр һәм Үзәкнең буклетлары тапшырылды. Шулай ук коронавирус йогышын профилактикалау буенча киңәшләр бирелде.
Эшнең максаты: өйдә социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшерү, өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау.
Мобиль бригаданың бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тормыш өчен кирәкле булган социаль хезмәтләрне мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү урынына максималь якынайту, авыл җирлекләре башкарма комитетлары белән тыгыз хезмәттәшлек.