Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны каплау эше дәвам итә

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының дүрт оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Теләче районының «Пластбау Казан» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдында 50 мең сум күләмендә бурычны каплаган.

Казан шәһәреннән шәхси эшмәкәр Әхмәтов А.Р. 1 хезмәткәргә 97,1 мең сум күләмендә бурыч түләде.

Алабуга районының «Оптовик» ҖЧҖ, 3 хезмәткәргә 39 мең сум түләп, хезмәт хакы буенча бурычларны өлешчә каплаган.

Алабуга районының «Железный договор» СК» ҖЧҖ бер хезмәткәр алдына 112,5 мең сум түләп исәп-хисап ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International