18 апрель көнне Балтач муниципаль районында Яңгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Илһамия Зәки кызы Зәкиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, Балтач муниципаль район башлыгы, социаль яклау бүлеге исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бөек Ватан сугышы башланганда Илһамия Зәки кызына 10 яшь була. Сугыш аның балачагын тартып ала. Сугыш елларында колхозда эшли, өлкәннәргә ярдәм итә. Пенсиягә кадәр Илһамия апа колхозда эшләгән. 14 ел буе ул ир-атлар белән беррәттән ат җигә, сөт җыя.
Бүгенге көндә ветеран улы һәм килене гаиләсендә, туганнарының кайгыртучанлыгы һәм назы тоеп, муллыкта яши.