ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан чара узды.

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гыйзитдинова Елена Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татарстанда тату яшибез» дигән рәсем конкурсы үткәрде.

Кичә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге базасында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләренең һөнәри эшчәнлегендә диагностика инструментларын һәм коррекцион методикаларны куллану буенча мастер-класс узды.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

28 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында «Күңелле стартлар» спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм инвалидларның җәмгыятькә социаль интеграциясенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

Быел 26 апрельдән 2 майга кадәр уза торган Европа иммунлаштыру атнасы яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш контекстында аерым әһәмияткә ия. Атнаның төп максаты булып планлы иммунлаштыруга ярдәм итү генә түгел, ә COVID-19 га каршы вакцинацияне пропагандалау да тора.

Бүген, 2021 елның 28 апрелендә, В.И. Ленин ис. мәдәни-ял комплексында Татарстан Республикасы мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1963 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 144 кешегә кимрәк.

2021 елның 28 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 23 464 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 829 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,16 % тәшкил итә.

28 апрельдә бөтен дөньяда Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Ел саен бу көнне эш бирүчеләр, профсоюзлар, хезмәт коллективлары производствода имгәнү һәм һөнәри авырулар проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар уздыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International