Эш бирүчеләр республика халкына 49 195 вакансия тәкъдим итә

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

2021 елның 28 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 23 464 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 829 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,16 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 49 195 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 635 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,47 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 742 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 43 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International