28 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында «Күңелле стартлар» спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм инвалидларның җәмгыятькә социаль интеграциясенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.
«Күңелле стартлар» спорт хәрәкәте Инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин ярдәме белән үткәрелде.
Социаль хезмәт алучылар разминка үткәргәннән соң ике командага бүленеп, капитаннарны сайладылар, үз командалары өчен спорт исемнәрен уйлап таптылар. Аннан соң командалар «Сәламләү» бәйгесендә, эстафеталарда катнаштылар, аларда үзләренең тизлек, җитезлек, көч һәм чыдамлык кебек физик сыйфатларын күрсәттеләр. Спорт табышмаклары һәм мәзәкләр катнашучыларга ял итеп кенә калмыйча, алар арасында иң акыллы һәм тапкырларны да ачыкларга мөмкинлек бирде.
Чара кунаклары җиңгән командада катнашучыларны грамоталар, кубок, истәлекле призлар, ә калганнарны татлы призлар белән бүләкләделәр.
Чарада кырык кеше катнашты.