Медицина хезмәткәре Югары Ослан интернат-йорты карамагындагылар белән профилактик әңгәмә үткәрде

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Быел 26 апрельдән 2 майга кадәр уза торган Европа иммунлаштыру атнасы яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш контекстында аерым әһәмияткә ия. Атнаның төп максаты булып планлы иммунлаштыруга ярдәм итү генә түгел, ә COVID-19 га каршы вакцинацияне пропагандалау да тора.

Шулай итеп, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Роза Лаврентьева социаль хезмәт алучылар белән «Коронавирус йогышы. Вакцинация – вируслы инфекцияләрдән саклауның ышанычлы чарасы» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Белгеч өлкәннәргә иммунопрофилактика һәм үз сәламәтлегеңә җаваплы караш кирәклеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International