Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1963 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 144 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 28 апреленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 539, 1468, 215 һәм 283 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада Яшел Үзән (+3) һәм Менделеевск (+4) шәһәрләрендә эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.