«Исток-Башлангыч»  үзәгендә рәсем конкурсы узды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гыйзитдинова Елена Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татарстанда тату яшибез» дигән рәсем конкурсы үткәрде.

Чара күргәзмә форматында үткәрелде. Нәтиҗәдә, балалар республиканың милли күптөрлелеге турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар башка мәдәният вәкилләренә карата дустанә мөнәсәбәтләр кичерүләрен әйттеләр. Уртак эшчәнлек балаларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Елена Николаевна балаларга Татарстанның уңдырышлы җирләренә, елгаларга, урманнарга бай булуын искә төшерде. Әмма Татарстанның иң зур горурлыгы – республикада яшәүче кешеләр.

Күргәзмә ахырында барлык катнашучылар да мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International