Казанда мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Бүген, 2021 елның 28 апрелендә, В.И. Ленин ис. мәдәни-ял комплексында Татарстан Республикасы мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова мәшгульлек дәүләт хезмәте белгечләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ведомство башлыгы хәзерге җәмгыятьтә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең әһәмиятен билгеләп үтте һәм киләчәктә тармакны үстерү векторын күрсәтте: «Киләчәккә бурычларның берсе – эш бирүчеләр ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләү. Тармак вәкилләре эре һәм урта предприятиеләр белән генә түгел, ә кече бизнес, инвесторлар белән дә актив эш алып баралар». Эльмира Зарипова тармак хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

Бәйрәм концерты барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П. Ларионова мәшгульлек дәүләт хезмәтенең алдынгы белгечләренә республика бүләкләрен тапшырды.

Татьяна Петровна мәшгульлек дәүләт хезмәте барлыкка килгән еллардан бирле эшсез гражданнарга реаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелүен ассызыклады: «Сез һәрвакыт ярдәм итүнең кирәкле формаларын һәм кирәкле сүзләрне табасыз һәм моны чын күңелдән эшлисез».

«Мәшгульлек дәүләт хезмәтенә 30 ел» республика конкурсында җиңүчеләрне 1988 елдан 1996 елга кадәр Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча Татарстан АССР Дәүләт комитеты рәисе Д.К. Каюмов бүләкләде.

Мәшгульлек дәүләт хезмәте белгечләре рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Тармак хезмәткәрләрен котларга башка мәртәбәле кунаклар да килгән иде.

Исегезгә төшерәбез, 19 апрельдә Татарстан Республикасы мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулды. Бу вакыт эчендә республиканың мәшгульлек дәүләт хезмәте органнарына 3,8 млн артык кеше мөрәҗәгать иткән, 2,7 млн кеше, шул исәптән 1,6 млн яшүсмер, эшкә урнаштырылган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре юнәлеше буенча 176,7 мең кеше яңа һөнәр алган яки квалификацияләрен күтәргән, субсидиядән файдаланып, 51 мең эшсез кеше үз эшен ачкан, алар үз чиратында эшсез гражданнар өчен 10 мең өстәмә эш урыны булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International