Бүген Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

28 апрельдә бөтен дөньяда Хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Ел саен бу көнне эш бирүчеләр, профсоюзлар, хезмәт коллективлары производствода имгәнү һәм һөнәри авырулар проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар уздыралар.

Быел Бөтендөнья хезмәтне саклау көне «Хезмәтне саклауның тотрыклы системасына инвестицияләр – кризиска алдан күреп әзерләнү һәм җавап бирү» девизы астында узачак.

COVID-19 пандемиясе аркасында хөкүмәт, эш бирүчеләр, хезмәткәрләр һәм халык моңарчы күрелмәгән проблемаларга һәм аларның хезмәт базарына ясаган йогынтысына юлыкты.

Әлеге хәл, федераль һәм республика дәрәҗәсендә хезмәтне саклау үсешенә аерым игътибар биреп, предприятиеләрдә хезмәтне саклау системасын ныгытуның мөһимлеген күрсәтә.

Татарстан Республикасы ел саен Халыкара хезмәт оешмасы инициативасын 28 апрельгә багышланган чаралар уздыру буенча хуплый.

«Республикада Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрү турында» 19.03.2001 ел, 482-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән 1 апрельдән 1 июньгә кадәр барлык предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләргә төрле акцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм башка мәгълүмати-аңлату чаралары үткәрергә киңәш ителә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтне саклау өлкәсендә агартуга юнәлдерелгән акцияләрдә катнашырга чакыра һәм барлык эшчеләргә иминлек һәм уңышлы эшчәнлек тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International