ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хәйриячелек көненә багышланган чара узды.

11 сентябрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шәфкать туташы һәм тәрбияче Бөтенроссия аеклык көненә багышланган чара үткәрделәр.

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Республика клиник наркология диспансерында алкоголь һәм наркотикларга бәйлелектән медицина тернәкләнүе узучы гражданнар белән наркотикларга каршы эш алып бардылар.

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, «Социаль туризм» социаль практикасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар өчен коткару отрядына экскурсия уздырдылар.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Гүзәл Минһаҗева «Ни өчен балалар үзләрен начар тоталар, яки кем ул авыр бала?» дигән темага тренинг дәресе үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучы ата-аналар катнашты.

10 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары «Экстремизмга «юк» дип әйт» дигән тематик әңгәмәдә катнаштылар.

Гаиләдә көч куллануны кисәтү, ата-аналар җаваплылыгын формалаштыру кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гөлназ Веселовская 9 нчы социаль участокта акция үткәрде. Чараның максаты балигъ булмаган шәһәр халкына балалар ышаныч телефоны эше турында мәгълүмат бирү иде.

9 сентябрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән наркотикларның зыяны турында профилактик әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук катнашучыларга «Наркотиклар һәм балалар» документаль фильмын күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).

Экстремизм һәм террорчылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән айлык кысаларында Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен тематик видео күрсәтү оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International