Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында «Буыннар диалогы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында тәрбияче Алексей Шатков «Ярдәм кулыңны суз» акциясе үткәрде. Приютта тәрбияләнүчеләр «көмеш» яшьтәге волонтерларга уңыш җыеп алырга булыштылар.
Малайлар һәм кызлар яшелчә һәм җиләк-җимеш җыюда булыштылар, яшелчә бакчаларын чүптән чистарттылар. Барлык тәрбияләнүчеләр дә алга таба игелекле эшләр өчен уңай энергия алдылар.