Террорчылык һәм экстремизм идеологиясен тотрыклы кабул итмәү максатларында Спас интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары белән профилактик әңгәмә уздырдылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге өлкән инспекторы, полиция майоры Зилә Фәсхетдинова иң актуаль мәсьәләләр турында сөйләде, террорчылар, экстремистлар, мошенниклар челтәренә эләкмәс өчен нинди гамәлләр кылырга кирәклеген билгеләп үтте. Полиция хезмәткәре үз тәҗрибәсеннән конкрет мисаллар китерде, файдалы киңәшләр бирде, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.