Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Безнең планета – безнең гаилә» дигән чара узды

2025 елның 12 сентябре, җомга

«Террорчылыксыз дөнья» акциясе кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Татарстан Республикасы буенча экстремизмга каршы тору үзәге вәкилләре, «Дулкын-16» иҗтимагый берләшмәсе активистлары белән берлектә «Безнең планета – безнең гаилә» дигән чара үткәрделәр.

Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты.

Балалар алдында ачык диалог формасында «Дулкын-16» иҗтимагый берләшмәсе активистлары чыгыш ясады. Алар балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 

Чара азагында балигъ булмаганнарга «Террорга каршы бергә» буклетлары һәм «Әгәр сез тоткынлыкта булсагыз, нишләргә» дигән белешмәлек тапшырдылар.

Балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга блиндаж шәмнәрен, паракорд беләзекләрен, үз куллары белән ясалган күгәрчен һәм йөрәк рәвешендәге саклагычларны тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International