10 сентябрьдә Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын һәм «Социаль туризм» социаль практикасын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе өчен Халыклар дуслыгы йортында урнашкан милли җәмгыятьләр бүлмәләре буйлап экскурсия оештырдылар.
Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Татьяна Безроднова хокукый тәрбия дәресе үткәрде. Чарада 11 бала катнашты.
10 сентябрьдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Республика клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операция сугышчылары белән очрашты.
Һава торышы яхшы булганда, Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында урамда дәресләр уздыралар. Бу юлы социаль хезмәтләр алучылар ачык һавада арт-терапия белән шөгыльләнделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларның эш урыннарын саклап калуга бәйле чыгымнарны каплауга дәгъва кылучы эш бирүчеләрнең гаризаларын карады.
Татарстан Республикасының мәшгульлек үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында һәм укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыра.
Эш визиты белән Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булды. Визит вакытында аны Лаеш районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Сюнина озата йөрде.
9 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спорт экстремизмга һәм террорчылыкка каршы» спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.
Эшче һөнәрләренең абруен күтәрү, һөнәри белемнәрен һәм эш алымнарын камилләштерү, шулай ук кадрларның квалификациясен үстерүгә ярдәм итү максатларында Россия Хезмәт министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты һәм «Другое Дело» сервисының уртак онлайн активлыгы уздырыла.
Бүген министр Эльмира Зарипова Республика клиник хастаханәсе базасында стационар дәвалануда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.