Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара хәйриячелек көненә багышланган чара узды.
«Кольцофф» ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Фоминых, «Варпоинт» ШЭ Марат Сафин, «Стальные технологии» ҖЧҖ директоры Денис Гращенко, «Инструментград» сәүдә челтәре идарәчесе Руслан Саттаров тернәкләндерү процессын оештыру шартлары һәм тәрбияләнүчеләр белән шәхсән таныштылар.
Үзәк директоры Галина Калашникова бизнес вәкилләренә ярдәмнәре һәм үзәк тормышында актив катнашулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Очрашу барышында балалар хакына яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру турында килешүгә ирешелде.