Әлмәттә укучыларга алкогольнең зыяны турында искә төшерделәр

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, Бөтенроссия аеклык көнен уздыру кысаларында, алкогольгә бәйлелеккә каршы көрәшү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатларында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе базасында «Аек акыл – көчле милләт» акциясе үткәрделәр. Чара өлкән сыйныф укучылары белән үткәрелде.

Балигъ булмаганнар белән алкоголь куллануның нәтиҗәләре турында профилактик әңгәмә уздырдылар, буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International