Минзәлә районында көндезге тору төркемендә профилактик чара уздырдылар

2025 елның 12 сентябре, җомга

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркеменә йөрүче эшләмәүче яшьләр өчен профилактик чара үткәрелде. Ул янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән иде.

Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Альберт Тимерханов көнкүрештәге янгыннарның сәбәпләре, йортта янгын чыкканда кешеләр җибәргән хаталар турында сөйләде. Шулай ук ул янгын вакытында, теракт куркынычы булганда яки шартлаткыч җайланма табылганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерде.

Яшь инвалидлар белән инструктаж, тренировка эвакуациясе уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International